Тэтимол 2015

ШӘЛТӘҮ[шәлтәw] (Тел ярышы: 47–48) «петля, скоба и т.п. для топора и пр. предметов, прикреплённые к ремню; ремень с петлями, чехлами, кобурами для ношения дорожных принадлежностей» > мар. (Исанбаев 1978: 40) шалтау, шалтал, шалтар id. ~ башк. (БҺҺ II: 299; БТДҺ: 390, 400) шалтау, шәлтеү id. – бу сүз тарайтылган-күчерелмә мәгънәләрдә дә очрый, к. миш. (Kecskemeti, Paasonen: 196) šältäw «терлек тәненә салынган тамга», (ТТДС II: 380) шәлтәү таяк «үзенә киләпләр асыла торган махсус таяк», (БҺҺ II: 212) шәлтәү таяғы «ишек тоткасы» һ.б. << бор. монг. segülde, segülder «хәрби каеш, шәлтәү; амуниция» ← segül «койрык, чук», к. Сөлтәр, Шелтә.

Шәлтәү бор. монг. һәм төрки армияләрендә хәрби дәрәҗә билгесе булган, хәрби җәза билгесе итеп гаскәринең шәлтәвен салдырганнар. Шуннан тат., башк. (к. ТТДС I: 521) шәлтәве төшкән ~ к.-балк. сюлдери түшгенди «бөтенләй кәефсезләнгән, рухы төшкән, авыр рухи хәлдә калган» идиомасы килә. Рус армиясендә дә (электән бирле) гауптвахтага кертелгән солдатның бил каешын алалар.



Предыдущая статья            Следующая статья