Тэтимол 2015

ШӘЛГӘМӘ (ТТДС II: 372, 380) «шнурок или проволока с нанизанными украшениями (брошками, погремушками, монетами и т.п.)», шалгама «поперечина забора, слега; связывающий брус» ~ мар. шылкама, шолкама «брошкалар теземе» ~ морд. сюлгам, сюлгамо «беришле брошкалар, ялтыркалар яисә шөлдерчекләр теземе» (русча археологик әдәбиятта сюльгама дип языла) фин. solki «аел; бәйләм» сүзе белән чагыштырыла, к. КЭСК: 273. Шәлкем (к.) белән чагыштыру бик ышандырмый. К. Шалгама.



Предыдущая статья            Следующая статья