Тэтимол 2015

ШӘЙШЕ, диал. (ТТДС I: 503; ТТДС II: 367, 369, 380) чәрше, чәлче, чәче, чәше, (Халиков 1995: 73–74) шәлче, шәлше, чалше, шәше, шәш, шеш «стожар; колья, поставленные со связанными вверху концами, на которую кладуться снопы, сено и т.п. для просушки, шиш» ~ башк. (БТДҺ: 393) сәйсе id., рус. шиш id. (мәгънәви вариантлар тур. к. Аникин: 703–704). Табышмаклы һәм бәхәсле сүз. Күрше чув., мар., удм. телләрендә ышандырырлык параллельләре юк, коми. шодз «шәйше (җитен киптерү өчен)» сүзе дә очраклы охшашлык булырга мөмкин. Кайбер вариантлардагы -л- ~ -р- интертеза түгел дисәк, фар. чäһāрчӯб > чäрчуб – сүзмә-сүз дүрт агач – «бура; кыса, рам; шәйше» сүзе искә төшә. Рус сүзе татарчадан булса кирәк (ләкин кайбер рус телчеләренең шәйше сүзен шеш < шиш «кабарган урын» белән чагыштыруы хата). Гомумиләштереп әйтсәк, шәйше < чәрше < фар. чäрчӯб «шәйше» һ.б. – иң ихтимал фараз. К. ш. ук Әшәлчә. Авыл хуҗалыгына баглы фар. сүзләре тат. телендә юк түгел, рус телендә дә бар.



Предыдущая статья            Следующая статья