Тэтимол 2015

ШӘЙЛӘ-Ү «замечать (в темноте, в тумане), смутно помнить; угадывать, догадываться» ~ башк. (БТДҺ: 389) шайла- id., чув. шайла- id., ш. ук «күзәтү, чамалау, чагыштыру; исәпкә алу; шигырь-назым төзү». Чув. мәгънәләре күрсәткәнчә, нигез мәгъ. «охшату, охшаш дип табу». Шәйлә-ү < шайла-у фигыле шай «охшаш; тиң, тигез» сүзеннән (к. Федотов II: 430) ясалып, аның мәгънәсенә бүтән аваздаш сүзләр дә тәэсир иткән. К. Шай I. Шәйләү нең диал. «әзерләү» мәгъ. (ЗДС: 781) икенче бер сүз булса кирәк, к. Шай II, III.

Дерив.: шәйлән-ү; башк. (БТДҺ: 400) шәйлек, шәйләк «күзәтүче; күзәтүчән» (окказиональ сүз булса кирәк).



Предыдущая статья            Следующая статья