Тэтимол 2015

ШАШ-У, диал. (ЗДС:734) чаш-у «беситься; сходить с ума; быть в недоумении, растерянности перед неожиданным явлением, событием и т.п.» < гом. кыпч. шаш-, ком. шашы- (> нуг., каз., к.-калп. сас-) «шашу; өлтерәү, кабалану», кр.-тат., госм., гаг. шаш- «гаҗәпкә калу, каушау» ~ уйг. диал. чач-, үзб. чаш- id. ~ бор. төрки (ДТС: 521) šаš- «юлдан язу; кабалану, өлтерәү, ашыгу», төр. şаş- «шашу, гаҗәпләнеп шак кату» бигрәк тә киң кулланыла һәм мул деривацияле. Чаг. ш. ук төркм. (ТДГДС: 196) чааш-, чәәш- «төрле якка китү». Ошбу сүзнең исем коррелянты да бар: гаг. шаш «ахмак, юләр». Гомумән, лексема ниндидер мифологик зат атамасына охшый.

Дерив.: шашын-у, шаштыр-у, шашыр-у; шашкын; диал. (ТТДС I: 478) чашман «аптыраган; борчулы, пошаман».



Предыдущая статья            Следующая статья