Тэтимол 2015

ШАПЫР-У «перебалтывать (закисавший кумыс и т.п.); веять, провеивать (лёгкую массу)» < гом. кыпч., к. к.-балк., ком. шапыр- (> нуг., каз., к.-калп., кырг. сапыр-) id. ← шапыр II. Тат., башк. шапыр-у «арттырып сөйләү; мактану» сыеклык шапырылганда күбекләнү, газлар чыгуга охшатылудан.

Дерив.: шапырыл-у; шапырын-у «мактану»; шапырт-у «арттырып сөйләү»; шапырай «мактанчык»; шапырык «арттырып сөйләүче» һ.б., к. БТДҺ: 391.



Предыдущая статья            Следующая статья