Тэтимол 2015

ШАМАН «шаман» < рус.; рус теленә исә тунг. телләреннән кергән (эвенк. самаан, маньч. сама id., к. ССТМЯ II: 59). А.Е. Аникин һ.б. кайбер авторлар (к. Аникин: 687–688) бу сүзне шиксез үзтума тунг.-маньч. сүзе дип ныкышалар, гомум таралган фикер буенча исә (Фасмер IV: 401), шаман сүзе тохар теле аша бор. һинд. çramanas «аскет-буддист» сүзеннән килә. Бу фикерне шаман, әш-шаманийа «шаманчылык» сүзләренең гар. һәм фарс. телләрендә IX–XI гг. ук киң таралганлыгы (бу тур. к. Бируни 1995: 544) дәлилли. Хәз. фар. шäмäн «потпәрәст, мәҗүси».



Предыдущая статья            Следующая статья