Тэтимол 2015

ШАЛТАН (БҺҺ II: 299) «порожний», иске тат. (к. ЛТ I: 165) салтақ «хромой; без обязанностей» < уйг. салтаң «йөксез ат; буйдак (кеше)» < монг. шалдаң, салдаң «киемсез, ялангач; хәерче, сукбай» ← шалт < чалт «болытсыз, ачык (күк)» ~ каз., к.-калп., үзб., кырг. салт, төр. salt «буш, йөксез; яланат, иярсез генә атланып», төркм. (ТДГДС: 155) салт «баласыз (хатын)»; к. ш. ук алт. диал. чалтаң, чалдаң «ялангач; фәкыйрь, сукбай» > рус. чалдон, челдон «Себергә тәүләп күченеп утырган урыс» (к. Аникин: 639, 687) > тат. чалдун id. К. Салт.

Рус этимологиясендә чалдон сүзе монг. теленнән чыгарыла (Фасмер IV: 326; Аникин), ләкин бу дөрес түгел, аның тамырының гына монг. телләреннән булуы ихтимал.



Предыдущая статья            Следующая статья