Тэтимол 2015

ШАЛКАН, диал. (Арсланов 1988: 99; Тумашева 1992: 249) шалғам «репка» < гом. кыпч., к. каз., кырг. шалкан ~ шалқам, госм., куман., шор., тув. шалған, алт. диал., хак. салған, к.-балк. шалхан, госм., уйг., к.-калп. шалғам, үзб. шолғом, алт. чалқан, котт. (Joki 1952: 281–282) čalgana id. бор. *чäлқана сүзеннән: -кана үсемлек атамалары ясагыч кушымча (к. Кана-у II ), к. калм. šalγaγ «шалкан», себ. (Тумашева 1992: 233) цалғай, кырг., алт. чалқан, чалқанчақ, чыгт. шалаған, алт. диал. (Баскаков 1972: 271) шалғанақ «кычыткан» – «кечкенә шалкан» кебегрәк. Кычыткан яфрагы беркадәр шалканныкына охшаш. Ошбу мәгълүматлар яктылыгында шалкан сүзен фар. шäлғäм сүзеннән дип раслау ышандырмый.

Күрше чув., мар., удм. телләрендә шалкан сүзенең рефлекслары юклыгы күзгә ташлана: ул телләрдә «шалкан» мәгъ. бүтән сүзләр кулланыла.

Идиома: шалкан бәясе «бик арзан». Шалканның Идел-Урал регионында мул уңыш бирүеннән генә булырга тиеш.



Предыдущая статья            Следующая статья