ШАЛБА (Тумашева 1992: 249), ш. ук (Будагов I: 671) шалбак,  (ТТДС I: 512) шалка, шалпык  «неумелый; неряха». Салак  (к.) белән тамырдаш булса кирәк. Чаг. Шалапай, Шәлпәй-ү  һ.б. Мондый (күп вариантлы) сүзләрнең тамыры – тәкълиди шалп – җил ~ җәл  һ.б. (к. Җил ) сүзенең -п детерминантына беткән тармагы.  |