Тэтимол 2015

ШАКШЫ «грязный, поганый; нечистоплотный; гнусный и т.п.» > чув. шакшă, мар. шакше, удм. шакшы id. ← шак I (к.) булса кирәк, к. кырг. шақшақ «асылынган чүп». Тик рус. шакша «сызык, турта; каткан былчырак», ком. шақша «сыгылган бәрәңге калдыгы», удм. шакта «чүп», морд. М. sekša һ.б. фин-угор сүзләре. К. КЭСК: 264; Фасмер IV: 396; Аникин: 685–686 (рус диал. шакша «боз-кар катыш су һ.б.ш.» тур., тәфсилле, тат.-башк. сүзләре искә алынмый).



Предыдущая статья            Следующая статья