Тэтимол 2015

ШАКМАК «квадратная клетка (на поверхности); чурка (для самовара)» > чув., мар., удм. шакмак id. < гом. кыпч., к. кырг. шақмақ, каз. шақпақ, кырг., уйг. чақмақ, үзб. шақмоқ «шакмак, кубик, вак утын». Чаг. фар. диал. шäққу мақ «шакмаклы утын» ← гар. шäққ «ярка, пүлән, тубырчык» ← шққ «яру, яргалау». Чақ- «чагу, яру, яргалау» төрки телләрдә дә очрый, чаг. Шакмара. Федотов II: 430–431.

Шакмак сүзе, ихтимал, Урта Азиядә укып кайткан шәкертләр, муллалар теленнән таралгандыр.

Дерив.: шакмаклы «шакмаклар рәвешендә»; шакмакла-у. Диал. (ТТДС II: 372) шакы-у «шакмак ясау» кире сүз ясалышыннан булырга тиеш. Чаг. ш. ук Чакмак.



Предыдущая статья            Следующая статья