Тэтимол 2015

ШАК II«твёрдый; сушёный» (шак калац – к. Тумашева 1992: 249 – «крендель, сушки») ~ башк. шақ «каты, нык» ~ ир. (күп телләрдә, к. ЯТ: 326) шах, фар. шäх̣ «каты; кыя», пушту. šах «каты, катрач» һ.б. К. Шакар-у.

Идиома: шак кату «гаҗәпләнүдән катып калу» – фар. шäх̣ шудан «тораташ булып кату» тәгъбиреннән ярымкалька. К. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 313) шәх «каты». К. Шакар-у, Шәкелмә.



Предыдущая статья            Следующая статья