ШАЙТАН, шәйтан «бес, сатана; шайтан» < гар. шäйт̣āн id. ~ яһ. сатан «судта гаепләүче; әләкче, бөһтанчы». Рус. сатана грек теле аша килгән. Шайтан сүзе Евразиядә киң таралган һәм мәҗүси халыкларда да «тәңренең дошманы, явыз рух; пот» мәгъ. очрый, к. Аникин: 685 (әдәбият күрсәтелә). К. Шайтани . Дерив.: шайтанлы, шайтансыз; шайтанлык; шайтанлан-у, шайтанча; шайтанчык; шайтанчылык; идиомалардан: шайтан ашыгы тур. к. Ашык; шайтан таягы һ.б. Иске әд. телдә шаятыйн «төрле шайтаннар» (шайтан сүзенең гар. күп. формасы). |