Тэтимол 2015

ШАЙ I, шәй (ДС I: 226, ДС II: 228; БТДҺ: 389 һ.б., Көньяк Уралда киң таралган) «как будто, вроде» Л. Җәләй буенча, охшай, ŏшай сүзеннән, ләкин кайбер урынчылыкларда (мәс. к. Хайрутдинова 1985: 92) шайы дип әйтелә һәм бу вариант үзб. чағи, чоғи «шай» сүзен хәтерләтә (чағ «таман» сүзеннән). К. ш. ук гар. шā’аи‘ «ишетелә, ишетелгәнчә». Мар. сäй, (сирәгрәк) сай «бугай» рус. чай, чать «-дыр инде» (← чаять «дип уйлау, өметләнү») сүзеннән дип хисаплана, ләкин тат. шай < рус. чай дип исәпләргә тат. сүзенең мәгънәви һәм синтаксик үзенчәлекләре хилаф (рус. сүзе – кереш сүз, тат. сүзе – кисәкчә). Гомумән, шай, шайы сүзен шай II сүзеннән дә аеруы кыен. Һәрхәлдә шай I тат. телендә формалашкан. Федотов II: 430 (урынсызга җай сүзе белән чагыштыра).



Предыдущая статья            Следующая статья