Тэтимол 2015

ШАДРА, шадыра, себ. шатра «рябой; рябь на лице», диал. (ДС II: 222) «пёстрый, цветистый», (ТТДС I: 510) «вафельная ткань» ~ башк. шаǯра, шаҙыра id. < фар. чāдир, чāдирä «чадралык тукыма» < һинд. čitra «чуар», к. Чатыр, Чәһрә, Чутыр, Чырай. Шадра сүзе нуг.-тат. даирәсеннән күп күрше телләргә таралган: чув. шатра «шадра; шадралык; чутыр», мар. шадра, шадыра, шедра, удм. (Насибуллин: 149) шэдра «чәчәк чире; шадралык», рус. шадра, шедра «чутыр; шадралык» (→ шедровый «шадра битле») һ.б. К. ш. ук шор. шадыра > хак. садыра «шадра», себ. (Тумашева 1992: 249) шатыр «эре бөртекле». Räsänen 1969: 440; Фасмер IV: 394; Федотов II: 437; Аникин: 684 (шадра сүзенең татарчадан таралганлыгын инкяр итмәкче, ләкин тат. теле материалы шелтәсез рәвештә без китергән этимологияне раслый).

Дерив.: шадралы, шадрасыз; шадралык; шадралан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья