Тэтимол 2015

ШАБЫР I(ДС I: 225) «чекмень из домотканного холста» ~ башк. (БҺҺ II: 303) шубыр «теш саен бер җеп үткәреп сугылган киндер», чув. шапăр > шопăр > шупăр «җиңелчә ак җилән», удм. шабур, шобыр, мар. шобыр, шовыр, рус. шабур, шабура, шабурина, шабурятина, шебур, шибур, шубур «җиңел чикмән; таушалган шинель; шабыр; җиңсез чикмән һ.б.ш. иске кием» < иске тат. чабур, чабыр (к. «Җәмигыль-хикәят»тә: дөхтәрнең ихтыяр чабырын башына бөркәде дигәндә чабыр  – «ябынча, плащ») < фар. чäпäр, чäппäр «читән, юан аркаулы тукыма, чәпер» (к. Чапрак, Чәпе ). Бу сүз Евразиядә киң таралган, к. к.-балк. чабыр «каеш чабата», хак. сабыр (бу телдә ч > ш > с) «аучы чикмәне, халат», хак. диал. сүбүр, шубыр «озын ыштан», кырг. чабыра «зур кәрзин» һ.б. уртак нигездән булса кирәк. Фасмер IV: 392; Отаров 1978: 42, 90; Федотов II: 461; Аникин: 682.



Предыдущая статья            Следующая статья