Тэтимол 2015

ШАБАЛА (ТТДС I: 502; БТДҺ: 388), шапала (ЗДС: 779) «дуршлаг, разливательная ложка; лопатка для очищения плуга; отвал плуга, предплужник», себ. (Тумашева 1992: 248) шабала, шәбәлә «кашык», диал. (ТТДС I: 469, 493) чабала, чыбала «дуршлаг» һ.б. > удм. (Насибуллин: 146) шабала «сука шабаласы», мар. (Упымарий: 156) савала, совла «кашык» < гом. төрки, к. алт., каз. шабала, алт. чабала, шор. шабыла, чув. çăпала, шăпала «кашык, уҗау», каз. диал. шабала «кипкер, дуршлаг», тув. шопулақ «кашык», госм. сапылак «озын саплы чүмеч», тув. шамнақ, шамлақ, шор., хак. диал. самнақ, алт. диал. самалак, чулым. чебеле, цебеле, шебеле «кашык». Чаг. үзб. сопол, сапал «чүмеч», уйг. сапал «керамик савыт-саба», кырг. сапал «керәч, нык яндырылган керамик әшья (савыт-саба гына түгел)» – К.К. Юдахин фикеренчә, ир. телләрдән. Будагов I: 659; Joki 1952: 283; Räsänen 1969: 96; Егоров 1964: 207; Федотов II: 96 (һич нигезсез рәвештә шабала сүзен чув. теленнән димәкче). Рус. шабала «сука шабаласы» тур. Аникин: 681–682 (болг. теленнән димәкче).

Гомумән, бу сүз рус теле аша да киң таралган. М. Федотов һәм А. Аникин фикере венгер галимнәренең бу сүзне венг. csobolyo «агач мичкә, тәпән» сүзен бор. болг. теленә нисбәт итүенә нигезләнә. Ләкин сүзнең таралышы болг. теле тәэсире даирәсеннән күпкә киңрәк. Аннары төрки телләрдә күпчелек очракта ч- > ш-, киресенчә булган очраклар юк диярлек (аерым шартларда гына мөмкин), шунлыктан тат. диал. чабала, чыбала ~ чулым. цебеле, чебеле беренчел фонетик вариантка якынрак булырга тиеш.



Предыдущая статья            Следующая статья