Тэтимол 2015

ЧЫТЫРМАН, диал. (Дмитриева 1981: 195) цатырман «густые заросли», күч. «нечто непонятное»; «вспыльчивый, горячий (как горящий сухой хворост)» < гом. кыпч., алт. чытырман (> башк. сатырман, нуг., каз. шытырман), шор. шыдырбан > хак. сыдырбан «чытырман», уйг. читирман «бер төр үсемлек; ялган, хәйлә, мәкер» ← чытыр сүзеннән, әлбәттә («зур чытырлык» мәгъ.). Бу сүз күрше телләргә дә кергән, к. манси. чытырман, шытырман һ.б. (к. Steinitz: 85–100); мар. (Упымарий: 253 һ.б.) чатыртан, чатыркан «вак ягулык чытыр» сүзе дә чытыр, чытырман сүзләре белән баглы булса кирәк, к. тат. сөйл. чытыр-чатыр «чытырманлы».

Дерив.: чытырманлы, чытырманлык . Ахметьянов 1989: 49; Федотов II: 406 (чув. чăтлăх «чытырлык» тур.).



Предыдущая статья            Следующая статья