Тэтимол 2015

ЧЫРШЫ I, диал. (ТТДС I: 498) чырыш «ель, сосна» ~ башк., нуг. шыршы, чув. чăршă, чăрăш, каз. шырыш– искечә чырышлы «сумалалы (агач)» сүзеннән эллипсис булса кирәк, к. себ. (Тумашева 1992: 248) чыршынны < чыршынлы «сумалалы агач – чыршы, пихта», гом. кыпч. чырыш, каз. шырыш «сумала, чаршын, шереш». Икенче яктан к. фар. сäршāһ «күпботаклы» (бу фаразны к.-калп. шырша «чыршы» сүзе куәтли). Федотов II: 404.

Чыршы сүзенә рус. (Аникин: 647, 664) чарыш «куе вак урманлык», чирища, чирище ← чира «эчендә йөргесез урман» сүзләре бик охшаш. Ләкин бу сүзләр тува теленнән, Көньяк Себердән алынганнар. Тув. чыра ~ алт. дьыра «куе әрәмәлек» сүзенең татарча диалектлардагы эквиваленты җыра бугай (бу сүзнең ер-удан ясалуы мотлак түгел).



Предыдущая статья            Следующая статья