Тэтимол 2015

ЧЫРАК, иске тат. чырағ, миш. цырак, себ. цырақ «светец (железный торшер с рожками, куда вставляются светильники, в крайнем случае – лучины); железное решето, прикреплённое на носу лодки, где горел костер для ночного лова рыбы»; (ДС I: 221) «лучина», иск. шигъ. «свет глаз моих (о любимом человеке)» > мар. (Упымарий: 246) чрак «төнлә балык тотуда кулланыла торган чырак», удм. чаг «чыра» (чагкусо, чагпурт «чыра пычагы, чыра балтасы», чагкис, чагпис «чырагач») < гом. кыпч. чырақ (> башк. сырақ, нуг., каз., к.-калп. шырақ), кр.-тат., госм., аз. һ.б. чырағ, чарағ «яктырткыч» < бор. фар. rаоčаh (метатеза яисә бүтән бер сүз ялганган), к. ш. ук сугд. črγ «лампа». Абаев I: 374; Будагов I: 472; Räsänen 1969: 109; Мухамедова 1973: 191.

Дерив.: чыракла-у «төнлә яктылык ярдәмендә балык тоту»; чыракчы (к. Исәнбәт I: 567, Чыракчыны чуртан күрмәс мәкалендә). К. Шәмчырак.



Предыдущая статья            Следующая статья