Тэтимол 2015

ЧЫПТА, (ЛТ I: 168; ТРС 1931) чŏпта «циновка; рогожа; рогожный куль; плетёнка (саней)» > чув. чăпта, мар. (Исанбаев 1978: 33) чыпта id. < гом. кыпч. чыпта (нуг., каз., к.-калп. шыпта), уйг., үзб. чипта «чыпта; тупас тукыма; кап, капчык», чыгт. (Радлов III: 2155) чiфтä, госм. чифта «камыш чыпта; ятак», үзб. диал. (ЎХШЛ: 302) чипта «капчык», чъпта «камыш кипкер» < фар. чифте, чүфтэ «ике катлы (тукыма)», к. кырг. диал. чүптә «келәм», Федотов II: 404 (чыгышы күрсәтелми). Рус. чекта «үлән чыпта» тур. Аникин: 653. Төр. чифт, чүфт, чифтä – төрле парлы нәрсәләр тур. Будагов I: 478. К. Җефет, Җөп.

Дерив.: чыпталы, чыптасыз; чыпталык.



Предыдущая статья            Следующая статья