Тэтимол 2015

ЧЫҢГЫЗ «Чингизхан (имя собственное)», татарча яңгыраш сәеррәк, чөнки гом. төрки, монг. Чиңгиз (палаталь рәттә) «Чыңгыз хан», гомумән «император» – бор. уйг. тэңгиз «диңгез» сүзеннән дип уйланыла, к. TA XII 1964: 55; Советская историческая энциклопедия, Т. 29. М., 1978: 604 һ.б. абруйлы басмаларда шундый ук аңлатма бирелә. Ләкин Г. Дёрфер бу этимологиягә каршы (к. Doerfer I: 312–315, шунда ук чиңгиз сүзенең бүтән этимологияләре китерелә).

Шуны әйтергә кирәк: күпчелек чыганакларда бу исем палаталь янгырашта, тик татарларда һәм (алардан алып булса кирәк) башкортларда веляр вариантта: Чыңгыз > Сыңғыз. Казакларда да Шыңғыз, ләкин күп кенә очракларда Чиңгиз ~ Шиңгиз дип языла. Чиңгиз ~ Чиңгис асылда уйг. теленнән таралган (бу телдә -ы- һәрдаим, сүздә каты тартыклар килсә дә, -и- белән алмаштырыла, мәс., қызыл > қизил, қылмақ > қилмақ, чықды [чықты] > чиқди һ.б.). К. ш. ук төр. Čengiz, иске әрм. чыганакларында Чангиз, рус. елъязмаларында (История татар, т. III: 778) Чаногизъ. Тат Чыңгыз беренчел яңгырашка чингиз яңгырашыннан якынрак бугай.

Атаклы Чыңгыз ханның асыл исеме Тэмучин һәм бу исем Чыңгыз ханның атасы Исүгәй баһадирда хезмәтче булып яшәгән әсир татар Тэмүрчин «тимерче» шәрәфенә бирелгән (күрәсең, ул татар әйбәт кеше булган). Тэмучин хан зур уңышларга ирешкәч, 1206 елда корылтай җыя һәм шунда аңарга шаман – баш рухани Кэкчү Тэб-Тэңри тәкъдиме белән Чиңгиз ~ Чыңгыз дигән шәрәфле исем бирелә. Бу сүз ул корылтайда катнашучыларга таныш булган, тик менә төп мәгънәсе һәм асыл яңгырашы безгәчә килеп җитмәгән. Шунлыктан Э. Хара-Даван (к. На стыке континентов: 125) «бу сүзнең канәгатьләндерерлек аңлатмасы беркайда да очрамый», ди.

XIX г. һәм XX г. башларында татарларда Чыңгыз сүзе бик популяр булган, «Чыңгыз баласы» дигән балалар журналы чыгарылган һәм балаларга Чыңгыз исеме бирелгән (безнең шәхсән гомеребездә Чыңгыз исемле ике кешене күргәнебез булды). Төрки халыкларга тарихта иң көчле удар ясаучы Чыңгыз хан монголлары икәнен искә алсак, мәзкүр мавыгулар юккарак дияргә кирәк. Әмма төрки һ.б. халыкларда Чыңгыз ~ Чиңгиз исеме хәзер дә очраштыргалый.

Безнеңчә, Чыңгыз исеменең Себер төркиләрендәге (тува, якут) чаңғыз «ялгыз, бердәнбер» яңгырашыннан килүе мөмкин. Себер халыкларында Чаңгыс «батырлар башлыгы» тур. эпик әсәрләр очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья