Тэтимол 2015

ЧЫНЫ, чына «цен, ценовная досочка» (палочка, лучина, которая вставляется между верхними и нижними нитками основы на ткацком стане для того, чтобы нитки не перепутались и не скомкались) ~ башк. сыны id. < рус. цен (ценъ) «каждый из двух рядов основы» – «тукыма буйлыгының аскы яки өске теземе», к. Даль IV: 578; Фасмер IV: 298 (Дальдә әйбәтрәк аңлатылган).

Чыны сүзе хәз. чорда онытылган диярлек, тик диал. (ЗДС: 772) чынысыз «юньсез, рәтсез» сүзендә һәм чынысы чыгу (ш. ук җилесе чыгу ) «рәте китү, рәтсезләнү» идиомасында гына кулланыла; башк. диалектологлары сыңысы сығыу дигәндәге сыны сүзен «җаны» дип аңлаталар (к. БТДҺ: 289).

Рус. ценъ сүзенең ышандырырлык аңлатмасы юк, шунлыктан тат. чыны сүзен «рус алынмасы» дип әйтү дә шартлы әле. Гомумән, тат. чыны барча сөйләшләрдә дә кулланылмаган, кайбер якларда буйлык җепләре чуалмасын өчен чыра түгел, киндерә – җиле кулланганнар.



Предыдущая статья            Следующая статья