Тэтимол 2015

ЧЫЛБЫР, миш., себ. цылбыр «цепь; женское украшение; кружева» > мар. (Упымарий: 251) чы˘лвы˘р «чылбыр», удм. чильпыр «вуаль, челтәр», чув. чĕлпĕр «яка чылбыры; нукта, йөгән» < гом. кыпч., к. кырг., алт. чылбыр (> башк. сылбыр, нуг., каз., к.-калп., шор. шылбыр) «йөгән; чылбыр», чыгт. чилбур, уйг., алт. диал. чулбур, госм. җылбыр «йөгән» ~ монг. цилбуур, яз. монг. čilbuγur, čulbuγur «йөгән, дилбегә». Гадәттә телчеләр бу сүзне монг. телләреннән алынма дип тәгърифлиләр. Безнеңчә, бу сүз фар. чилбуғур «кырык боҗра, чылбыр» дигәннән: чил, чиил «кырык», үзб., таҗ. (к. ЎХШЛ: 56) буғур, буқур «боҗра; уенчык шарчык». К. төр. çılbır «күптөрле ашамлык». Чаг. Чәлпәк, Челлә, Челпәрәмә, Челтәр (бу сүзләр нигезендә дә чәл ~ чел ~ чил «кырык»).

Чылбыр < чилбур сүзе күп телләргә үтеп кергән, к. рус. челбур «бау, аркалык», чемпур «тарткы бау», ченбур, чумбур «йөгәнчек», чилбур «чыбыркы бөлдеркәсе» һ.б. (к. Аникин: 653–654). Будагов I: 484; Räsänen 1969: 108; Фасмер IV: 331; Федотов II: 410–4 (гомумән, бу сүз тур. күп язылган).

Дерив.: чылбырлы, чылбырсыз; чылбырла-у; чылбырчык.



Предыдущая статья            Следующая статья