Тэтимол 2015

ЧЫЛА-У диал., сирәк «мочить» ~ уйг., үзб. чила- id., ш. ук «камыр изү», кырг. чыла- «болгату», чыла «былчырак», чылала- «чылау, чылату». Тат., башк. телләрендә чыла- фигыленең юн. формалары чылан-у ~ сылан-у һәм чылат-у ~ сылат-у активрак кулланыла. Бор. төрки (ДТС: 146) čilä- «чылау», čilän- «чылану», čilät- «чылату» сүзләренә караганда, чыла-, чилä- < чығла-, чиглä-, к. кар. чый, алт. чық, чың ~ тув., төр. чиг «юеш; чык». К. Чык. Räsänen 1969: 106.



Предыдущая статья            Следующая статья