Тэтимол 2015

ЧЫЛАЙ (Баязитова 1986:48) «довольно много; изрядно» < чув. чылай, чыллай, чылли «байтак». М. Федотов (II: 428) мар. цилай «бөтен бер, тулы, күп» сүзенә карап, чув. сүзен рус. целый «бөтен бер» сүзеннән димәкче. Безнеңчә, ошбу китерелгән сүзләр чув. фонетик үзгәреш законнары нигезендә гом. төрки талай (к.) сүзеннән дә килеп чыга ала. Без чылай вакытлар үтте инде дигәнне ишеткәнебез бар. Чаг. Чылгый II? К. Чәли.



Предыдущая статья            Следующая статья