Тэтимол 2015

ЧЫК-У, миш., себ. цык-у, цық-у «выходить, выйти; выступать (бик күп күч. мәгъ.)» < гом. кыпч., алт., уйг., госм. чық-, уйг., үзб. чиқ- (> нуг., каз., к.-калп. шық-, башк. сық-) id. ~ чув. тух- < тох- < *тах id. Чық- < тшық- < тышық- ~ ташық- < *талчық- ← *талчы-тал- > талық- > болг. талқ- > тақ- > чув. тох- > тух- дип аңлатыла, к. бор. төрки (ДТС: 540; Мухамедова 1973: 163) tašïq- «чыгу» ← taš- «ташу, чыгу»; яз. монг. talgı- «китү, чыгу, ераклашу». Сүзнең исем тамыры төркетчә таш- ~ болг. тал-, талч- «тыш, эчкә каршы як: өй, йорт эченнән бүтән киңлекләр». Будагов I: 479–480; Федотов II: 257–258 (әдәбият күрсәтелә).

Чык- бик продуктив нигезләрдән: чыгыл-у, чыгыш-у, чыгар-у (дөрес булмаган йөкл. юн., сирәгрәк чыктыр-у да кулланыла), чыгын-у (кайт. юн.) сөйләшләрдә «тәртип бозу, әдәпсезләнү һ.б.ш.» мәгъ. кулланыла (чаг. Чыгым ); чыгым («сулык төбендә чишмә; таркау чишмә», к. ТТДС I: 494); ш. ук «хәраҗәт». Икенчел дериватлар бик күп, к. Чыганак, Чыгынты, Чыкыкчы.



Предыдущая статья            Следующая статья