Тэтимол 2015

ЧЫЖЫМ, чыҗым «натянутый шнур, верёвка; телеграфные провода; канаты для поддерживания стеблей хмеля; сетки для ловли птиц» ~ добр. тат. (Akb: 191) sıcım «кое бавы», башк. (БҺҺ II: 304) шыжым «җылымның аскы һәм өске бавы», үзб. (ЎХШЛ: 303) чизим «нечкә аркан», аз., төр., гаг. сиҗим, төр. sıcım, нуг., каз. шыжым, чыжым ~ калм. шижм, бур. шэжэм, монг. шижим, маньч. сиǯин ~ як. ситим, сэтэп «чыжым; гомумән озын бау». Чыгышы безгә (гомумән) ачык түгел. Номинханов 1975: 142; ССТМЯ II: 99 (мәгълүматлары аз); ЭСТЯ VII: 253–254.

Язучы Г. Толымбай (әллә чынлап, әллә юри) чыжым баганасы «телеграф баганасы» дигәнне «чыжлап торган багана» дип аңлата (ул баганалар еш кына гүләп-чыжлап торучан иде). Халык этимологиясе, әлбәттә.



Предыдущая статья            Следующая статья