Тэтимол 2015

ЧЫГТАЙ: чыгтай теле «чагатайский язык» ← монг. Чеғатай ялгызлык исеме (Чыңгыз ханның бер улының исеме), «Үзәк Азия һәм Тибет тауларында яши торган биек кыргый ишәк».

Чыгтай (төрки) теле – үзендә гарәп хәрефләре кулланылган һәм төрки халыкларда ХI–ХIХ гг. гамәлдә булган яз. төрки тел. Монгол яуларына кадәр үк формалашкан булса да (к. Ә. Ясәви, С. Бакыргани әсәрләре), Чыңгызханның углы Чыгатай улусында (аңа хәз. Урта Азия, Әфганстан, Иран вә күрше тупраклар да кергән) халыкара аралашу теле буларак киң таралганлыктан, шул монгол ханы исеме белән аталган. Бу яз. тел Алтын Урда биләмәләрендә дә киң кулланылган.

Сузыклар өчен нибары өч кенә хәреф булганлыктан, чыгт. телендә аерым төрки телләрнең вокализм үзенчәлекләре нивелирлашкан. Консонантизмда кайбер төрки телләрдә нык үсешкән аваз күчешләре, ассимиляция һәм диссимиляция дә чагылыш тапмаган. Бу хәл гомумтөрки сүзләр һәм формаларның бертөрле язылуына мөмкинлек биргән. Сингармонизм гарәп алфавитындагы кайбер каты һәм йомшак хәрефләрне төркичә куллану юлы белән чагылдырылган.

Чыгт. теленең орфографиясендә, ш. ук грамматика вә лексикасында да төгәллеккә ирешелмәгән. Кайчакта чыгт. теленең «иске үзбәк» һәм «иске татар» вариантларын аералар. Чыгт. телен куллануның соңгы чорларында анда угыз-төрек (госманлы) яз. теленең тәэсире көчәйгән.

Чыгт. теле аерым төрки тел үзенчәлекләрен начар чагылдыргач, ХV г. алып аның милли яз. вариантлары формалаша башлаган. ХVI г. «татар төрекчәсендә» татар теле үзенчәлекләре беленми диярлек, ХVII г. шагыйре М. Колыйда алар шактый, ХIХ г. башы әдибе Г. Кандалый күпчелек әсәрләрен чын тат. телендә язган (аның аңлы рәвештә чыгтайча язган әсәрләре дә бар). Ләкин, әйтергә кирәк, хәз. тат. әд. теленең формалашуында чыгт. теленең тәэсире көчле булган.

К. Благова Г.Ф. Тюркское чағатай – русское чагатай//джагатай. Тюркологический сборник, 1971. М., 1972: 167–205.



Предыдущая статья            Следующая статья