Тэтимол 2015

ЧЫБЫТ-У (ТТДС I: 494) «разобрать по порядку; размотать и снова замотать; включать» ~ башк. сыбат- «тәртип белән тезү (яки сүтү)», сыбата «мичәүләп (җигү), мичәү» ← *чыбы- < *чобы- «(тәртип белән) тезелү (яки сүтелү)» сүзенең йөкл. юн.; чыбыт-у ш. ук чыбылт-у формасыннан да килеп чыга (-л- редукцияләнә) ала. К. югарыдагыларны.

Чыбыл-у, чыбыр-у, чыбыт-у сүзләре чуал- < чобал-у (к.) белән тамырдаш, әмма соңгысына антонимнар. Ихтимал, бор. телдә үк чубу- һәм чуба- фигыльләре уртак тамырдан антонимнар булгандыр, тик бу фараз мисаллар белән расланмый. Дөресрәге – ниндидер тел даирәсендә чобал- < чубал- «сүтелеп сузылу һәм тезем тәртибен югалту» мәгъ. өстенлек иткәндер. Уңай мәгънәнең киресенә әверелүе кер «пычранты» һәм кер «юылып эленгән нәрсә» мәгънәсен алуы мисалларында да күзәтелә. К. ш. ук Чүмәлә.



Предыдущая статья            Следующая статья