Тэтимол 2015

ЧЫБЫЛ-У (ТТДС I: 494) < чŏбыл-у «разматываться; разладиться» ← *чыбы-, *чŏбы-, *чоба- «рәтне, теземне үз тәртибе белән кире сүтү» фигыленең төш. юн., к. себ. (Тумашева 1992: 241) цуба-у «бер-бер артлы тезелү; сузылу, озаю, озару; көн артыннан көн узып, кичектерелү» < уйг. чуба-, хак. суба- «киләп сүтү», як. субуй- ~ бур. суба-, монг. суби- «теземдә булу, тезелү; тезелеп бару; бер-бер артлы (тартып һ.б.) алу», безнеңчә, бор. төрки чуб «өзбе, бер сызыкка тезелгән нәрсәләрнең берсе, буыны» тамырыннан. К. Чыбыр-у, Чыбыт-у.

Сөйләшләрдә таралган (минз., трбс., к. ш. ук БТДҺ: 290) сыпыл-у «сизрәү (тукымалар тур.), сүтелү» сүзе дә чыбыл-у яңгырашыннан килеп чыккан яки шул фигыльнең бер варианты (башкортчасымы) булса кирәк.

Дерив.: чыбылт-у; чыбылчык.



Предыдущая статья            Следующая статья