Тэтимол 2015

ЧЫБЫК, диал. (миш., себ. ) цыбык «хворостина, лоза, прутик, розга; проволока» > мар. цывык, чув. çăпăк id. < гом. төрки, к. гом. кыпч., алт., уйг., госм. һ.б. чыбық (> башк. сыбық, нуг., каз., к.-калп. шыбық, тув. шывық, шор. сымық, хак. сымых), бор. төрки (ДТС: 147, 150, 151, 156) čïbïq, čubuq ← čïp id. Соңгы вариант башлыча угыз телләре даирәсендә (госм., аз. һ.б.) таралган һәм кр.-тат. чубуқ, к.-калп. шубуқ, бор. кыпч. (СС: 207) čibuh угыз телләреннән алынма булса кирәк. Рус. чубук, чублук, чубулдук «чыбык; озын саплы төрепкә» төр. теленнән алынма дип карала (Фасмер IV: 376, күпсанлы әдәбият күрсәтелә); рус теленнән бу сүз күп күрше телләргә таралган.

Китерелгән (һәм китерелмәгән) бай лексик материал күрсәткәнчә, сүзнең тамыры чып (чубук << чып-уқ, к. фар. чыбуқ, чупуқ «чубук») һәм ул тәүдә «ботакчык, чем» мәгъ. булган, к. себ. (ДС I: 219; Радлов III: 2099) чыбал, чыбыртақ «тал чыбыгы», себ. цыбы, алт. чыбы «ак чыршы, пихта» ~ башк. (БТДҺ: 287) сыбы «вак куаклык», бор. төрки čıр «чыбыкча», себ. чуқ-чыбуқ «куба тал, чыпчык талы», туң-цыбык, цуқ-цыбык «куаклык» (к. Тумашева 1992: 218, 241, аңлатмалары бүтән чыганакларга туры килми) һ.б. Будагов I: 468; Räsänen 1969: 106; Федотов II: 403–404; Аникин: 668 (бай әдәбият һәм мисаллар күрсәтелә).

Дерив.: чыбыклы, чыбыксыз (техник терминологиядә); чыбыкла-у; чыбыкча.



Предыдущая статья            Следующая статья