Тэтимол 2015

ЧЫБАТА «цуг, запряжка лошадей друг за другом» ~ башк. сыбата id. ← башк. сыбат-у «бер-бер артлы рәткә тезеп чыгу» (тат. чыбат-у булырга тиеш), башк. сыба-у ~ тат. диал. (к. ЗДС: 715) цуба-у «тезелеп сузылу» ~ кырг. чуба-, чубал- «бер-бер артлы бару, сузылу, өстерәлү», нуг. шубал- «тезелеп өстерәлү» ~ монг. цуба, чуба «тезем», чубатай «мичәү, олау». К. ш. ук ком. чубур- «бер-бер артлы йөгерү», чубурув «тауларда кәҗә сукмагы» һ.б. барысы да төрки-монг. чуб «рәт, тезем» тамырыннан. К. Суалчан, Чуал-у.



Предыдущая статья            Следующая статья