Тэтимол 2015

ЧҮЧ-Ү, чуч-у (Будагов I: 492) «внезапно испугаться; вздрагивать» ~ башк. сус- «куркудан катып калу, дерт итү», (БТДҺ: 285) «көйсезләнү, мыгырдану» < бор. төрки (КБ) čоč- ~ кырг., алт. чочу-, чочула-, чочун- «курку, куркыну», уйг. чöчү-, чöчүн- «куркыну», чöчүт- «куркыту», хак., алт. (Баскаков 1972: 269) чоочы-, чочы-, чочын-, чöч- «курку, имәнү», каз. шош-, шошы-, нуг., к.-калп. шоршы- ~ үзб. диал. (ЎХШЛ: 305) чорчы- «чучу, сискәнү» (үзб. телендә борынгырак вариант сакланган) бор. *чор- «курку, сискәнү» фигыленең дәвамлы интенсивлык формасы, ул фигыльның рефлекслары – себ. (Тумашева 1992: 242) цурғақ «куркак, булдыксыз», цурул-у «чурылу; бөкрәю; бөрешү». Чаг. Чургак, Чурга-у, Чур-у («бөрү»).

«Бөреш-ү > куркын-у» мәгъ. күчеше бер дә гаҗәп түгел.



Предыдущая статья            Следующая статья