Тэтимол 2015

ЧҮРГӘТ, чургат (Троянский I: 465) «сосуд с носиком или с рыльцем для слива жидкости» > мар. кч. (Исанбаев 1978: 32) чоргат, удм. диал. чурок «бүрәнкә, бүрәнкә салган савыт», чув. чурхат «сөт чиләге» < иске монг. čorγotaj > калм. цоргота һ.б. «борынлы (чөмәкле, чургалы) савыт» (к. Чурга ). Шул ук монг. чоргатай сүзенә тат. чүгәтә, чүгәтәй (к.) сүзе дә тоташа. М. Федотов (II: 145) чув. çурхат сүзенең параллельләрен карамастан, аны çурха ат «юрга ат» (имеш, «атка охшаш савыт») дип «аңлата».



Предыдущая статья            Следующая статья