Тэтимол 2015

ЧҮРӘКӘЙ, чүрәгәй, (ДС III: 190; Тумашева 1992: 241) цөрәгәй, чөрәккә, чөрги, (ТТДС I: 509) «чирок, вид (разные виды) диких уток» ~ башк. (БТДҺ : 282, 287) сөрәк, сөрәкә, сөрөгәй, сүрәкә, сүрәгә, сөрәшкә, алт. чүрекей, хак. сиргейек, як. (Пекарский: 3611, 3727) чäрки, чöркöi, чыркакы, чыркамай, чыркыi id. Рус. чирок, укр. чирка сүзен Аникин (2000: 665) аерым «праславян» тамырдан дип, төрки-слав. охшашлыгы имитатив (дөресрәге – ономопоэтик) тамырлар охшашлыгыннан дип күрсәтә, ләкин удм. чурегей, мар. (Исанбаев 1978: 21) чоракай < тат. Төрки телләрдә чурагай (к.) сүзе белән дә контаминацияләнгән. Тат. формалары, ихтимал ки, чәвер-ү, чүрә сүзләре тәэсирендә дә ясалгандыр (башын су төбенә тыгып, арты белән әйләнүчән үрдәк).



Предыдущая статья            Следующая статья