Тэтимол 2015

ЧҮРӘК (Будагов II: 493; ТТДС II: 371) «мелкие хлебцы, испечённые из остатков теста после выпечки хлеба» < гом. кыпч., чыгт., төркм. чöрэк (> башк. – БҺҺ III: 160 – сүрәк, нуг., каз. шöрек), төр. çörek, бор. төрки (ДТС: 155) čöräk «чүрәк, кабартма, коймак (һ.б. вак камыр ашамлыклары)» < *чöврек, чöврäк < билгесез төрки чöбүрэк > рус. чебурек, чурек (һәр икесе кыпч. телләреннән, к. Фасмер IV: 386), чурека «начар пешкән икмәк» (Аникин: 677–678) һ.б. Чүрәк, шулай итеп, морфологик җәһәттән чүпрәк (к.) сүзе белән бердәй!



Предыдущая статья            Следующая статья