Тэтимол 2015

ЧҮПРӘК, сөйл. чүперәк «тряпка, тряпьё», диал. «пелёнка»; диал. вариантларны өч группага аерырга була 1) чибүрөк «чүпрәк»; 2) чөпрәк, чеперик, чебрүк «савыт саба капламасы, тастымал»; 3) чебрик, чеп-чебүринке «пәрәмәч; майда пешерелгән күмәч» һ.б. (к. ЗДС: 714, 743, 764) < гом. кыпч., к. башк. сепрәк, ком. чюпюрек, нуг. шүберек, шиберек, каз. (Радлов III: 1113) шүпöрöк, шöбöрок, хак. (Радлов IV: 851) сүбүрäк, сүбäрик, хәз. хак. сүбрек, сүрбек «чүпрәк», куман. čüрrек «биләүлек, кипке», алт. диал. чүбрäк «кулъяулык», чыгт. (Радлов III: 1153–1154) чибäрик, чибүрä, чиприк «чүпрәк» һ.б. < чүпер-äк ~ чöпүр-äк < чопүр-äг (к. Чүпрә ) «калдык; туп, турта» чöпүр (к. Чүпер ) сүзенең кечерәйтүле формасы. К. ш. ук Чүрәк. Räsänen 1969: 118.

Дерив.: чүпрәкле, чүпрәксез; чүпрәклек; чүпрәклән-ү; чүпрәкче; чүпрәкчел (һәртөрле тукыма һәм кием-салым яратучан, шуларны җыючан).



Предыдущая статья            Следующая статья