Тэтимол 2015

ЧҮПРӘ, сөйл. чүперә «дрожжи», диал. (ЛТ I: 176; ТТДС I: 508) «осадок, гуща на дне сосуда с квасом, пивом и т.п.» < гом. кыпч., к. башк. сүпрә, кар. чёпря, чэпрэ, чопра «чүпрә», кар. диал. дҗибрэ «сыгылган виноград калдыгы», ком. чёпюре «турта, чүпрә; түпрә, чүп», иске каз. шöбрö, каз. диал. (ҚТДС: 399) шöбере «турта, иерек (тире иеләү боламыгы) төбендә калган куерык» ~ бур. сүбрэг «турта, эретелгән май түбе» һ.б. < чүпер-әг ~ чöпүр-äг (асылда, шуннан ук, к. Чүпрәк ) ← чүпер (к.) < чöпүр. К. ш. ук чув. çĕпре ~ венг. söprö «чүпрә, сыл, мил», бор. төрки (МК I: 318) čöb «шәраб туртасы». Чүпрә ~ түпрә (к.) мәгънәдәшлеге бу сүзләрнең бор. уртак тамырдан килгәнлеген ачык күрсәткән мисал. Чыгт. чäпрäк, шäбрäк «чүпрә», нуг. шапра «турта» икенчел ясалмалар. Уйг. чöпүрәнди «чүп-чар» чöпүр- фигыле булганлыгын күрсәтә.

Ошбу сүзнең бүтән мәгънәләре дә кызыклы: иске тат. (Радлов III: 2203) чүбрә ~ к.-калп. шöбире «балык кылчыклары» ~ кырг. чöбүрö «вак-төяк, ыбыр-чыбыр», үзб. чевара, каз., к.-калп. шöбере «онык-нукаларның балалары». Федотов II: 110 (бик аз мәгълүмат бирә). К. Чүпрәк.

Дерив.: чүпрәле, чүпрәсез; чүпрәлек.



Предыдущая статья            Следующая статья