Тэтимол 2015

ЧҮПЕР (Радлов III: 2202) «выжимки; остатки, выварки, гуща, послед», себ. (Тумашева 1992: 240–241) цөбөр, цöбĕр, (ЗДС: 711) цебер «рваньё; лохмотья» ~ уйг. чүпүр «йондагы кыл, кылчык» ← чöп, чүп «чүп»; ясалышы ачык түгел, ихтимал кушма яисә парлы сүздәндер (< *чöп-күр?, к. бор. төрки *күр «чүп», к. Көрә-ү ); яки чүп- < чöп- дигән фигыль дә булырга мөмкин, шуннан *чүп-кĕр < *чöпкүр исеме («чүпле») ясала ала. Һәрхәлдә интервокаль -п- саклану монда элек уртада ике тартык булганлыгына ишарәли шикелле.

Дерив.: диал. чүперлә-ү «бала ташлау (куркудан һ.б. – буаз хайваннар тур.)», күч. «эшне бозу, хурлыклы рәвештә хыянәт итү, тотнаксызлану», себ. (ЗДС: 715) цөбөрәй-ү, цöпрәй-ү «телгәләнү, өтәләнү»; диал. цебердәк, чебертәк «ярыклы-тишекле (яфрак тур.)». К. Түбер, Чүпрәк, Чүпрә.



Предыдущая статья            Следующая статья