Тэтимол 2015

ЧҮП «сор, мусор; сорняк; кострика; хлам», диал. «послед», (ТТДС I: 508) «клоп» > чув. çүп, çүпĕ (> мар. сүво «чүбек») < гом. кыпч., алт., угыз. чöп (> нуг., каз., к.-калп. шöп, хак. сöп, башк. сүп), алт. диал. (Баскаков 1966: 166) чööп «чүп»; кыпч., угыз., уйг. телләрендә башлыча «корыган үлән, салам калдыклары; вак үлән; чүбек; соңгылык һ.б.ш.», аз. чöп «чүп, шырпы» ~ тув. чөъп, бор. төрки (ДТС: 155) čöр «түп, шәрабның һ.б. төпкә утырган калдыгы, куерыгы; чүп» ~ монг. цүб, цöб < бор. монг. çöb- id. Бу сүзнең борынгырак яңгырышы түп < тöп булса кирәк (к. Түп ): т > ч күчеше төрки телләрдә (чув. теленнән тыш) сирәк очрый, ләкин гомумән (бигрәк тә т- авазыннан соң -и, -ү авазлары килгәндә) бар, к. тиш-ү ~ чиш-ү, үзб. түш- > чүш- «төшү» һ.б. Төрки чүп < чöп сүзен фар. чуб, чоб «агач; таяк» сүзе белән чагыштыру бик шикле. К. Будагов I: 490; Räsänen 1969: 118; Федотов II: 148. Рус. чуп «елга төбендәге чүп» < тат. чүп тур. Аникин: 677.

Дерив.: чүпле, чүпсез; чүпче, чүпчел. К. Чүәк, Чүбек, Чүпер, Чүплә-ү I, Чүпрә, Чүпрәк, Чүпче-ү, Чүрәк.



Предыдущая статья            Следующая статья