Тэтимол 2015

ЧҮМЕЧ, диал. (ЛТ I: 174) чумча, цүмĕц «половник, поварёшка; ковшик» < гом. кыпч., уйг. чöмүч, куман. чöмич (> башк. сүмес, нуг., каз., к.-калп. шöмиш, шöмĕш), чыгт. (Радлов III: 2050) чöмүш, уйг. диал. чомуч, төркм. чöмче, госм. чöмүш, чöмчү, бор. төрки (ДТС: 155) čömče, төр. çömçе, çеmсе, чыгт., үзб., таҗ. чумча id. һ.б. чöм, чом «эчү, чүмерү өчен савыт» дигән мәдәни тамырдан, к. бор. төрки (Räsänen 1969: 117) čоmčа «кечкенә чом», чыгт. чумуш, чумчуқ > чумшуқ id. Чүмеч < чöмүч варианты чöмгүч сүзеннән, ягъни *чöм- «чүмереп эчү» фигыленнән ясалган (исем сүздән) булса кирәк.

Чöм, чом «су, сыеклык эчү савыты» күп кенә телләрдә теркәлгән: яз. монг. čomu, монг. цом «чәркә, бокал» ~ эвенк. (ССТМЯ II: 406) чомо, чомко һ.б. «тустаган, чум (к.), чүмеч»; удм. чумук «агач тустаган һ.б.ш.»; рус. чум, бор. рус. чумъ «уҗау, чүмеч», чумашка «чулпы, тишекле чүмеч» һ.б. Бу тамыр чум- < чом- «чуму» тамыры белән баглы булса кирәк (күчемле һәм күчемсез фигыльләр еш кына алмашына).

Этимологик хезмәтләрдә тат. чумыч «чүмеч» сүзе кабатлана; хәз. тат. телендә бу вариант теркәлми. Диал. (ДС III: 191) чүмич «тегермән калагы» рус. чумичка id. сүзеннән кире алынма; рус. чумич, чумичка тат. теленнән (-у-!). Гаҗәп рәвештә һинди čammač, čamča (төрки телләрдәнме?) «кашык». Räsänen 1969: 117; Фасмер IV: 381; Аникин: 672; Мухамедова 1973: 190.

Дерив.: чүмечле, чүмечсез; чүмечлә-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья