Тэтимол 2015

ЧҮМӘЛӘ, диал. (ЗДС: 759) чөмәл (< чув. çĕмел ?) «копна, небольшой стог, стожок» > мар. (Исанбаев 1978: 38) чöмäлä, удм. чумолё, коми. (КЭСК: 313) чумала id. < гом. кыпч. *чöмäлä, к. кырг. чöмöлö, чöмöлöй (> башк. сүмәлә, нуг., каз., к.-калп. шöмеле, шöмелей), үзб. диал. (ЎХШЛ: 305) чöмәләк, чомалай «кибән, эскерт», чöмәлә- «чүмәләләү», уйг. чүмәли, чöмүлә «чүмәлә; кырмыска оясы; кырмыска». Әгәр тат. диал. чүмәлә-ү, башк. (БҺҺ II: 220) сүмәлә-, үзб. диал. чөмәлә- «чүмәлә өю» чүмәләлә-ү (һ.б.ш.)дан кыскарып кына килеп чыкмаган булса, сүзнең нигезе тат. диал. чөмә, башк. сүмә, каз. (ҚТДС: 370, 400) чөме, шөме «өем; кибәнчек», төр. çöт- «чүгү, чүгәләү» һ.б. К. Чүмәк, Чүмәш-ү . Федотов II: 108. Рус. чомуля (< тат. диал. чöмүлә ) тур. Аникин: 667. К. түбәндәгене.



Предыдущая статья            Следующая статья