Тэтимол 2015

ЧҮМӘК, чүмә диал. «кочка; чурбан; круглая куча, выпуклость» ~ башк. (БТДҺ: 286) сүмәк, каз. (ҚТДС: 400) шöме «чүмәлә» ~ як. (Пекарский: 3668–3669) чöмöх «чүмәлә», чомчах, чöмчöх «өем, күбә» ~ бур. сомоо «чүмәлә, өем», сомо-, сомохо- «чүмәлә өю», сомсорхо «өелү, өерелешү», монг. цомог, чомог «чүмәлә» һ.б. Бу сүзләр ономопоэтик чом//чöм «түгәрәк өем» сүзеннән киләләр. К. ш. ук төр. диал. çöm- «өю».

Дерив.: чүмәкәй, чөмәкәй (ДС III: 190 һ.б.) «өеп тутырылган, савыт кырыеннан биегәеп торган»; чүмәлә-ү, чүмә-ү «чүгәләп, бөрешеп утыру» (соңгы фигыль чүмә- дигән фигыль дә булганлыгын күрсәтә); чүмәләй «өеп, чүмәкәйләп» (бу сүздән – чүмәләй өелгән тәгъбиреннән эллипсис нәтиҗәсендә чүмәлә (к.) сүзе дә килеп чыга ала), чүмәләмә «өелгән, чүмәкәйләп тутырылган».

Чүм < чöм ~ чом тамыры икенче чöм-, чом- (к. Чум-у, Чүмеч ) сүзе белән баглы түгел (һәрхәлдә баглылык сизелми). К. Чүмәш-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья