Тэтимол 2015

ЧҮЛМӘК, диал. цүлмәк «глинянный горшок», диал. «керамика» > чув. чүлмек, чүмлек id. < гом. кыпч. чöлмәк (> башк. сүлмәк, кырг. чöлмöк, нуг., каз., к.-калп. шöлмек) «чүлмәк, куык». Бу сүзнең чöмләк варианты да (госм., аз. һ.б.) еш очрый, к. ш. ук СС čomlak id., шунлыктан чүлмәк < чöлмәк < *чöмләк дип (Зәйнәп Коркмаз) карау бар. Чыннан да чүлмәк сүзенең бүтәнчә уңышлы аңлатылмасы күренми. Čömlеk сүзен исә (төр.) çömlе- < čomla- суны «чумырып» (к. Чүмеч ) алу фигыленнән дип фаразлап була. Тик, шулай да, çölmеk варианты киңрәк таралган, аның модификацияләре дә күбрәк, к. төркм. (ТДГДС: 200) чöлмек «шифер»; кар. цюльмячик, чёльмячик «кечкенә чүлмәк», аз. диал. (АДДЛ: 450) чöлмә «чүлмәк», к. ш. ук Чүлмәнчек . Räsänen 1969: 117–118; Федотов II: 427 (бик аз материал бирә). Нұрмағамбетов: 140 (урынсыз чагыштырулары бар).

Дерив.: чүлмәкче, чүлмәкчелек .



Предыдущая статья            Следующая статья