Тэтимол 2015

ЧҮК-Ү(чүкте, чүгү), себ. цүк-ү «приседать; оседать; опуститься, опускаться» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг., госм. (һ.б. угыз) чöк- (> башк. сүк-, нуг., каз., к.-калп. шöк-) id., ш. ук «күчеп утыру, урнашу һ.б.ш.» (к. Радлов III: 2034–2036; Будагов I: 497) ~ чув. çăх- «чүгү, чүгәләү», çак-, çŏк- «егылу», бор. төрки (ДТС: 153, 155, 510) čoq-, čök-, sök- «чүгү, тезләнү; түбәнәю». Бу сүз дөяне чүктерү өчен киң кулланылган. Räsänen 1969: 117; Федотов II: 90–91 (һич нигезсез йөген-ү сүзен дә чүк- < чöк- белән чагыштыра).

Дерив.: чүгел-ү, чүгеш-ү, чүктер-ү. К. Чүгәлә-ү, Чүкәй-ү. Кайбер төрки телләрдә чöк- фигыле дериватларга аеруча бай (мәс., төр. теле).



Предыдущая статья            Следующая статья