Тэтимол 2015

ЧҮКӘЙ-Ү, чукай-у (ЗДС: 760) чүкәйлә-ү диал. (трбс.) «сесть на корточки» ~ башк. сүкәй- «бөкрәю» ~ тув. сöгöй-, як. öкöй- «(тезгә таянып) иелү, чүгеп тору» ← чүк «чүккән хәлдә булу», к. Чүк-ү . Чаг. ш. ук тат. (ТТДС I: 491) чуқай-у «бөрешү», башк. (БТДҺ: 216) суқай-, каз. соқай- «чыгынкы, чыгынты булып тору» (к. Чука ), бор. төрки (МК II: 21) söke olturdı «чүкәеп утырды»; тат. диал. чуңкай-у, чүнкәй-ү «чүгеп утыру» һ.б.ш.



Предыдущая статья            Следующая статья