Тэтимол 2015

ЧҮГЕРМӘК, чүгәрмәк (ТТДС I: 369), диал. (ТТДС I: 504; ТТДС II: 368) чөгөрмәк, чөкөрмәк «маленькое глубокое озеро, яма, наполненная водой; провал; подбоина; водоворот над ямой на дне» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 285) сүгермәк, кырг. чöгöрмö «чүгермәк» ← чöгүр- (> каз. шöгер-, к.-калп. шöгир-), уйг. чöкүр-, чöкәр-, төр. çöker- «түбәнгә төшерү, түбәнәйтү, чүктерү, чүгерү» ← чүк- ~ чöк-, к. Чүк-ү . Чаг. ш. ук үзб. (ЎХШЛ: 305) чöгүрмә, чöгирмә «тирән бүрек»; бур. сүнхэрэг «чүгермәк, сулык», сүнхэ «иңкүлек» < гомумән *чöңкэг id. ← чöңк- «чүгү».



Предыдущая статья            Следующая статья