Тэтимол 2015

ЧҮБЕК «очёски; пакля; мусор» ~ башк. сүбек, сүбәк > чув. чүпĕк, мар. чöвык id. тат., башк. чүбәк ~ сүбәк (к. югарыда), сүбәк борау «чүбек чәйнәү, буш сүз сөйләү» – төбендә «чүбектән чүәк ясау өчен калын җепләр, киндерәләр борау, бөтерү». Венг. scöpü «чүбек» сүзенә караганда, бор. төрки *чöпүг сүзе булган һәм шуннан төрле юллар белән тат. чүбәк һәм чүбек килеп чыккан (турыдан-туры чүбәк > чүбек яки киресенчә түгелдер). Федотов (II: 427–428) бу сүзне «бор. чуваш сүзе» димәкче.

Дерив.: чүбекле, чүбексез; чүбеклә-ү (диал. «чүпләү, чүп барлыкка китерү»).



Предыдущая статья            Следующая статья